Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Электрон көндәлекләр һәм журналлар

Өченче ел Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга белем бирүне үстерү стратегиясе эшләнде һәм кабул ителде. Электрон белем бирү - бу документның бер юнәлеше, укытучылар шуңа таянып эшлиләр.

Мария Наумова,
мәгълүмат-методика үзәге методисты.
Хәзерге вакытта заманча мәгълүмати технологияләрдән берничек тә артта калырга ярамый. Укучыларга белем бирүне оештыруда хәзер аеруча югары таләпләр куела.
Мәктәптә электрон белем бирү нәрсә ул? Бу укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны Интернетта берләштерүче мәгълүмат системасы. Электрон белем бирүнең төп максаты - белем бирүдә актив катнашу өчен аларга шартлар тудыру.
Безнең район мәктәпләре мәгълүмати юнәлештә эш итү өчен ныклап тотындылар. Порталда 501 укытучы һәм 2432 укучы теркәлгән. Һәр мәктәпнең үз сайты бар, анда кызыклы гына мәгълүматлар табарга була. Мәсәлән, мәктәп һәм укытучылар турында, бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнары турында.
Хәзерге вакытта шәһәр мәктәпләрендә, Иске Рәҗәп, Бураково, Иж-Борискино, Никольск, Өчкүл - урта, Көек төп мәктәпләре сайты бик эчтәлекле һәм даими тулыланып тора.
Яңалыклар блогы төрле вакыйгалар, чаралар, конкурслар турында сөйли. Күп кенә мәктәпләрнең "Родителям" бүлеге бар, ә белдерүләр тактасы, виртуаль кабул итү - һәрберсендә. Монда директорга һәм укытучыларга төрле сораулар бирергә, дәресләр расписаниесен белергә була, уку планнары һәм программалар белән дә танышырга була.
"Прием в школу" сервисы ярдәмендә гариза языла. Ә "Электрон балалар бакчасы" сервисы баланы бакчага урнаштыру өчен чиратка куярга, агымдагы хәлләрне тикшерергә, ата-аналарга исәпләнгән һәм өстәмә хезмәтләр өчен түләүләрне тикшерергә мөмкин. Шулай ук район мәгариф бүлеге мәгълүматлары белән дә танышырга мөмкин.
Сайтларда Татарстандагы һәм республикадагы барлык мәктәп яңалыклары белән дә танышырга була.
Электрон белем бирү -электрон журналлар һәм көндәлекләр, укучылар өчен виртуаль факультативлар һәм педагоглар өчен виртуаль хезмәттәшлек ул. Бу системада белем бирү процессында һәр катнашучыга (укытучы, укучы, ата-ана) логин һәм пароль бирелә, болар ярдәмендә сайтка һәм "Электронное образование" мәгълүмати системага да кереп була.
Хәзер укытучылар гадәти көндәлекләргә генә түгел, электрон көндәлекләргә дә билге куялар һәм кисәтүләр язалар. Бала дәресен хәзерләп килмәсә, кисәтү алса яки киресенчә, мактасалар, ата-ана бу хакта Интернет аша белә ала. Моның өчен электрон көндәлекне генә карарга кирәк. Хәзер ата-аналарның 70 проценты мәгълүмати системадагы "Личный кабинет"ка керәләр, балаларының көндәлекләрен һәм өлгереш табельләрен карыйлар.
35 процент кеше билгеләрне смс аша җибәрүгә язылганнар. Мондый хезмәт бик уңайлы, ул вакытны экономияләргә ярдәм итә, ә иң мөһиме- ТР мәгариф һәм фән министрлыгы исәбенә бушлай бирелә. "Личный кабинет" сайтыннан шулай ук кирәкле мәгълүмат алып була һәм смс алуга да язылып була.
Моннан тыш, "Электронное образование"гә эштә һәм укуда ярдәм итәрлек файдалы белем бирү ресурслары кертелгән. Теләүчеләргә дистанцион белем алу мөмкинлегеннән файдаланырга була.
Бу юнәлештә тагын нинди яңалыклар планлаштырыла соң? Беренче чиратта гомумбелем учреждениеләренең хәзерлегенә карап, гадәти класс журналларыннан этаплап электрон журналларга күчү алып барылачак. Безнең районда шәһәрнең 2нче мәктәбендә нәкъ шушы юнәлештә эш алып барыла. Бу уку елында беренче этап тәмамлана, икенчесе киләсе уку елында үткәрелә. Аннары электрон класс журналлары барлык гомумбелем учреждениеләрендә кертеләчәк.
Электрон системадан башка безнең мәгариф системасының киләчәге юк, моны һәркем аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон мәгариф