Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чын укытучы шундый була

Полянка мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Страхованың үз гомерендә биргән дәресләрен, класстан тыш чараларын санап бетерерлек кенә түгел, ул белем биргән укучылар илнең төрле почмакларына таралган.

Валентин Ашмарин,
мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе.
Ирина Александровна үзенең егерме биш ел гомерен туган мәктәбенә биргән кеше.
Нык ихтыярлы, көчле бу укытучы һәрвакыт ачык йөзле, балалар, ата-аналар һәм хезмәттәшләре белән уртак тел таба белә.
Ирина Александровна күрше Танкеевка авылында туган. Кечкенә генә елга буенда урнашкан, елның теләсә кайсы вакытында матурлыгы белән үзенә тартып торган бу авылга хезмәттәшебез еш кайтып йөри. Туган нигез гомер буе үзенә тартып тора.
Ирина Александровнаны эчкерсезлеге, сабырлыгы, башкаларны тыңлый белүе өчен яраталар. Үзе эчкерсез кеше ялган сөйләүчеләрне яратмый. Ул кешеләр бәхетенә чын күңелдән шатлана, кайгылары булган чакта уртаклаша белә. Башкалар үтенечен ул беркайчан да кире какмый, ярдәм итә, кирәге чыкса, төгәл дәлилләр китереп, үзенең хаклыгын яклый белә.
Укучыларында да ул шундый ук сыйфатлар тәрбияләргә тырыша. Балалар аңа остаз гына түгел, чын дус күреп, киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның укучылары район конкурсларында призлы урыннар алып, республика дәрәҗәсендәге этапларга да чыгалар. Ирина Александровна укучыларда үз фәненә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша, дәрес биргәндә төрле алымнарны кулланып эшли.
Дәресләр алып барганда кабинетына куелган мультимедиа проекторыннан файдалана. Бу исә дәресләрне кызыклы, эчтәлекле, мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Ул үткәргән класстан тыш чаралар да бик җанлы була.
Ирина Александровна озак еллар буе тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын башкарды, бу зур җаваплылык таләп итә торган эш. Ул вакытын кызганмыйча, башлаган эшен һәрвакыт ахырына кадәр җиткерә белә.
Үзешчәннәр концертларында да аны еш күрергә мөмкин, матур җырлаганга күрә авылдашлары, хезмәттәшләре алдында еш чыгыш ясарга туры килә. Моннан тыш, бәйләү һәм тегү белән мавыга.
Бу укытучының балалар арасында да абруе зур. Киңәш бирергә туры килгәндә һәр укучының холкын белеп, җайлап әйтә, бу укытучы өчен бик кирәкле сыйфат.
Көн саен 5 - 6 дәрес үткәргәнлектән, мәктәптән бик соң кайтуына барысы да күнеккән. Дәресләрдән тыш, иртәгәсе көнгә хәзерләнергә, планнар төзергә кирәк.
Күптән түгел ул үзенең туган көнен билгеләп үтте. Без, хезмәттәшләре, аны чын күңелдән бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, бәхет һәм киләчәк буынга тәрбия бирү эшендә зур уңышлар телибез.
Хөрмәтле Ирина Александровна, сезгә үз тормышыгызда бик яхшы билгеләр генә алырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы