Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Булдырасыз, яшь осталар!

Кузнечиха урта мәктәбе каршында эшләп килүче "Осталар шәһәре" өстәмә белем бирү берләшмәсе "Ватан" халык иҗатының VI ачык республика яшьләр фестивалендә катнашып икенче урынга лаек булды. Түгәрәк әгъзалары үзләренең остазлары Надежда Каштанова белән конкурска "Кызыл кояш" киемнәр коллекциясе әзерләп тәкъдим иткән. "Уникс" мәдәни-спорт комплексында үткән ярымфиналда эшләрне Анастасия Христофорова белән Дарья...

Кузнечиха урта мәктәбе каршында эшләп килүче "Осталар шәһәре" өстәмә белем бирү берләшмәсе "Ватан" халык иҗатының VI ачык республика яшьләр фестивалендә катнашып икенче урынга лаек булды.
Түгәрәк әгъзалары үзләренең остазлары Надежда Каштанова белән конкурска "Кызыл кояш" киемнәр коллекциясе әзерләп тәкъдим иткән. "Уникс" мәдәни-спорт комплексында үткән ярымфиналда эшләрне Анастасия Христофорова белән Дарья Терехина күрсәтте, ә менә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексындагы финал күргәзмәсендә Екатерина Борзихина, Елена Большакова, Юлия Булючева катнашты. Киемнәр әзерләүдә шулай ук Ирина Булючева белән Надежда Хохлованың да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Гала-концерт барышында яшь осталарга диплом һәм иҗатның әлеге төрен үстерү өчен сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев