Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Болгарның кадет мәктәбе укытучысы акчалата премиягә лаек булды

Надежда Слепнева яшьләр сәясәте өлкәсендә эше өчен бүләкләнде.

П.А.Карпов исемендәге кадет мәктәбе укытучысы, Спас районы яшь педагоглары Советы рәисе Надежда Слепнева Мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюзыннан акчалата премия белән бүлкәләнде.

Профссоюз аның яшьләр сәясәтен оештыру һәм гамәлгә ашыруда актив эшен билгеләп үтте.

«Эшем – минем тормышым ул. Яшьләр сәясәте исә төрле форумнар һәм чаралар үткәрүдән генә тормый. Моннан тыш без волонтерлар хәрәкәтендә катнашабыз, үсеп килүче буында өлкәннәргә һәм туган як табигате һәм тарихына хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Яшьләрдә патриотлык хисен арттырырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өндәргә кирәк. Эшебез югары бәя алуы безнең өчен аеруча күңелле», – дип билгеләп үтте педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев