Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Болгарның беренче мәктәбе чыгарылышлары мәктәп белән саубуллаштылар

Укучылар 80нче һәм 90нчы елларда модалы булган киемнәргә киенделәр.

Болгардагы беренче мәктәпнең унберенче сыйныф укучылары соңгы көнне истә калырлык итеп үткәрергә уйладылар һәм 80-90нчы елларда модада булган киемнәргә киенделәр. 


Джинс, күн куртка, кепка, спорт костюмнары, кара күзлек, төрле төстәге колготкалар, гольфлар: стиль искиткеч сайлап алынды. Узган гасыр атмосферасын алар полароидка төшерделәр.
Сүз уңаеннан, беренче шәһәр мәктәбендә соңгы уку елын үзнчәлекле итеп төгәлләү традициясе инде күптән яши.  

"Чыгарылыш сыйныф укучылары һәр елны мәктәптә соңгы көнне креатив билгеләп үтәләр. Кемдер пижамадан килә, кемдер Нептун көнен оештыра, ә без 80-90нчы еллар стилендә киенергә булдык. Бу – безнең әти-әниләребез, укытучыларыбызның яшьлек чоры. Сүз уңаеннан, бик матур килеп чыкты. Мәктәптә фотосессия оештырдык, барлык укытучылар белән фотога төштек, ә соңгы кыңгырауда аларга бу фоторәсемнәрне бүләк иттек», – дип сөйли чыгарылыш сыйныф укучысы Ольга Шишкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев