Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче тапкыр беренче класска

Шәһәрдәге икенче урта мәктәптә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды.

Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларга хәйриячеләр акчасына сатып алынган уку кирәк-яраклары әзерләгәннәр. 

Балаларга мәктәп букчаларын район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы министры Фәнил Әһлиуллин һәм туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тапшырды.

– Быел районда беренче класска укырга 205 бала керә, – диде Фәргат Вәгыйз улы. – Бу узган елгыдан ун балага күбрәк. Моңа шатланырга кирәк. Гел яхшы билгеләргә генә укыгыз, илнең лаеклы гражданнары булып үсегез!
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе республикада 2007 елдан бирле уздырыла. Унөч ел эчендә бик күп ата-аналарга балаларын мәктәпкә әзерләп озату өчен шактый ярдәм күрсәтелде.

– Безнең гаилә өчен бу өченче бәйрәм, – ди шәһәрдә яшәүче күп бала анасы Людмила Лапштаева. – Быел улыбыз Даниил беренче класска җыена. Бу бәйрәмне зарыгып көтте. Бүләкләргә бик шатланды. Боларның барысы да дәрестә кирәк булачак. Аннан соң шактый акчаны янга калдырдык. Беренче класска бару өчен җыенырга ярдәм иткән бөтен кешегә дә рәхмәт!

Шунысын да әйтергә кирәк, бу акциягә районда бик күп оешмалар, аерым кешеләр теләп кушылган. Иганәчеләр ярдәме белән, алар арасында шәһәрдәге икенче урта мәктәп коллективы да бар, кирәк кадәр акча җыелган.
Мәктәп букчаларын тапшырганнан соң Фәргат Мөхәммәтов ТР Президентының ышанычлылары һәм мәктәп коллективы белән очрашу барышында «Мәктәкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

– Шәһәр, район һәм республикадагы тормышны яхшыртуга сез дә үзегездән өлеш кертә аласыз, -- диде район башлыгы. – Һәркем үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкарырга тиеш...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев