Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Башкарасы эшләр күп

Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбе коллективы язгы каникулларны соңрак вакытка күчерү турында карар кабул итте.

Бу карар авыл мәктәпләрендәге кебек һава торышына карап түгел, ә булачак капиталь ремонтка бәйле. Җәй көне мәктәпкә капиталь ремонт ясап өлгерергә кирәк. Мәктәп директоры Надежда Илдарханова билгеләп үткәнчә, каникулларны кичектереп тору мәсьәләсе җентекләп уйлап эшләнгән гамәл, бу турыда ата-аналар җыелышында фикер алышу була, ата-аналар комитеты тиешле карарны кабул итә. Билгеле, бу яңалыкны барлык ата-аналар да якламаган, кайберәүләр һәр чиректән соң балаларга ял кирәклеген әйткәннәр. Алар да хаклы, ләкин барыбер күпчелек кеше ремонтны мөмкин кадәр иртәрәк башлап җибәрү яклы булган.
Ә 1974 елда төзелгән мәктәп бинасы ремонтка бик мохтаҗ: түбәсеннән су үтә, тәрәзәләре, ишекләре, эчке инженер челтәрләре, санузеллар алыштыруны таләп итә. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен шактый акча һәм вакыт кирәк. Шуңа күрә быел бу мәктәп укучыларының язгы каникуллары соңгы кыңгырау тантанасыннан соң,12 майда башланып, шул ук айның 25енә кадәр дәвам итәчәк. Аннары барысы да гадәти график буенча барачак. Дөрес, ике тугызынчы һәм унберенче чыгарылыш класс укучыларының имтихан алды консультацияләрен 2нче мәктәп базасында үткәрергә туры киләчәк.
Май урталарында башланачак ремонт эшләре белән "Спасагрострой" ҖЧҖ шөгыльләнәчәк. Бу максатлар өчен 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Антоновка урта мәктәбенә дә капиталь ремонт ясалачак. Директоры Елена Китайцева сүзләренә караганда, мәктәптә быел өч юбилей билгеләп үтеләчәк. Мәктәпнең оештырылуына - 140 ел, урта мәктәп статусы бирелүенә - 70 ел һәм унынчы классның беренче чыгарылышына 60 ел тула. Шулай итеп, тарихи һәм архитектура ягыннан уникаль булган элеккеге алпавыт утары йортына ремонт бик кирәк. Бу бинаның түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен, балконын күптән алыштырасы бар һәм моның өчен 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен "Сувар Б" оешмасы башкарачак.
Бу мәктәптә язгы каникулларны күчереп тормаганнар,15 майдан мәктәптә белем алучы йөзгә якын укучы башлангыч класслар укыган бинага күчәчәк. " Дөрес, расписаниене үзгәртергә туры киләчәк, - ди Елена Владимировна. - Физкультура, хезмәт дәресләре уку елы ахырында урамда үткәрелә, шуңа күрә укыту процессына зыян килми. Иң мөһиме - ремонт кичектерелмәскә тиеш..."
Бу чыннан да бик мөһим, чөнки җәй бик тиз үтеп китә, ә башкарасы эшләр күп, барысына да өлгерергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт

2
X