Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Балаларга белем бирү – безнең изге бурыч...”

Узган чәршәмбе көнне Болгарда мәгариф идарәсенең муниципаль орган җитәкчеләре һәм мәгълүмат-методика үзәге директорларының республика киңәшмәсе булды.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Киңәшмәнең пленар өлеше башланыр алдыннан анда катнашучылар 2нче мәктәптә оештырылган район мәктәпләре тормышы турындагы күргәзмә белән танышып чыктылар. Аерым алганда, кунаклар игътибарына "Дәрестән соң мәктәп" дигән грант проектында катнашучыларның эшчәнлеге, укучыларның спорт өлкәсендә уңышлары, Ким мәктәбенең "Эзләнү" хәрби-патриотик клубы, "Туристория" бизнес-компаниясе эшчәнлеге турында материаллар тәкъдим ителде. "Родничок" балалар бакчасында һәм "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләр сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус төркем ачылуын күрделәр, дәресләр һәм мастер-классларда булдылар.
Соңрак кунаклар район Мәдәният йортының тамашалар залына җыелдылар. Киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Балаларга белем бирү - укытучының изге бурычы, дип билгеләп үтте министр. Үсеп килүче буынга укыту программасын тулы күләмдә бирү өчен, беренче чиратта белем бирүнең заманча методикасын өйрәнергә кирәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Тамара Федорова да үзенең чыгышында төп игътибарны шушы мәсьәләгә юнәлдерде. Ул шулай ук белем бирү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү, мәгарифне үстерү буенча максатчан программаларны тормышка ашыру, кадрлар мәсьәләсенә тукталып үтте.
Республика Мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Андрей Поминов, Светлана Гыйниятуллина, Равил Хәмитов, министрлыкның балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина да үз чыгышларында җитди мәсьәләләргә кагылдылар. Беренче чиратта, сүз башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен башка ведомстволарга тапшыруны планлаштыру, яңа уку елына әзерлек буенча җиңүчеләргә шактый зур суммада акчалата бүләкләр тапшырыла торган смотр-конкурс, бердәм мәктәп формасын кертү, хокук аспектлары турында барды. Төрле федераль һәм республика программаларында һәм проектларында катнашу, өстәмә керемнәр табу турында да сүз булды.
Киңәшмәдә катнашучылар фикер алышуларда катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Безнең районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилинга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Белем бирүдәге уңышлары өчен" күкрәк билгесен тапшыру бу чарага тагын да ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев