Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар оешмасы юбилеена

Мәгариф учреждениеләре каршындагы балалар җәмәгать оешмалары вәкилләренең республика җыен-киңәшмәсендә безнең район делегациясе дә катнашты.

Аның составына укучылар Алинә Сафина белән Екатерина Корчагина (1нче мәктәп), Арина Баринова (2нче мәктәп), Балалар иҗат йорты бүлеге җитәкчесе Зөлфия Тихонова керде. Җыенда пионерлар оешмасына 90 ел тулуны бәйрәм итүгә хәзерләнүгә кагылган мәсьәләләр тикшерелде (бәйрәм агымдагы елның 19 маенда билгеләп үтеләчәк). Бу бәйрәм элеккеге вожатый, укытучылар һәм бүгенге көндә балалар оешмаларында эшләгән кешеләр өчен генә түгел, балачагы пионер сафында үткән һәркем өчен зур әһәмияткә ия. Юбилейга хәзерлек нәкъ шуны исәпкә алып үткәрелә. Район мәктәпләрендә төрле еллардагы балалар хәрәкәте ветераннары катнашында җыеннар үткәреләчәк, пионерлар тарихы турында сөйләүче күргәзмәләр, башка чаралар оештырылачак.
Безнең делегация вәкилләре республика җыенына "Пионериянең данлы эшләр тарихы" дигән күргәзмә һәм шул ук темага видеоролик хәзер-ләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев