Аның батырлыгы гасырларда саклана...
Иске Рәҗәп урта мәктәбендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуына багышланган класс сәгате булды.
Укытучы Флюра Гарәфетдинова укучыларга шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде. Дәреснең күп өлеше батыр шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорында немец әсирлегендә кылган батырлыгына багышланды. Шагыйрь һәлак булганнан соң 1956 елда аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем, ә 1957 елда әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев