Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Алар җиңеп чыкты

Безнең балалар бакчасына йөргән һәм рәсем ясарга яраткан балалар сынлы сәнгатьнең Бөтенроссия балалар конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.

Мәсәлән, Валерия Сосипатрова Корней Чуковскийның тууына 130 ел тулуга багышланган конкурста биш яшьлек балалар арасында ("Мин үзем "номинациясендә) җиңеп чыкты. Ә Ямбакты балалар бакчасыннан Рамил Вахитов алты яшьлекләр арасында ("Я и Родитель" номинациясендә) беренче урынны алды. Танкеевка балалар бакчасыннан Регина Мурзукова "Чит планетадан килүчеләрнең Россиядәге маҗаралары" конкурсында иң яхшылардан табылды.
Ким балалар бакчасыннан Арина Шамаева һәм шәһәрнең "Солнышко" балалар бакчасыннан Азалия Шагиева Идел буе федераль округы буенча икенче урыннарны алдылар: Арина - "Чик буе" конкурсында ("Я и Родитель" номинациясендә), ә Азалия Чуковскийга багышланган ("Мин үзем" номинациясендә) конкурсларда катнаштылар. Өченче урыннарны Арина Ананьева (шәһәрдәге "Теремок" балалар бакчасы), Иван Ильин һәм Ангелина Выборнова ("Солнышко"), Карина Шәйхетдинова ("Антошка") алды.
Балаларның уңышларында тәрбиячеләрнең дә өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев