Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үз хокукларыңны яклый белергә кирәк

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия үз эшен активлаштыра. Аның алдына шәһәрдә һәм район авылларында рәсми булмаган рәвештә эшләүчеләрнең санын киметү мәсьәләсе куелган. Хәзерге вакытта яшәү минимумы 6420 сум тәшкил итә. Кешеләр социаль ярдәм алу өчен тапшырган белешмәләрдән күренгәнчә, кайбер оешмалар үз хезмәткәрләренә бу сумманы түләми...

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия үз эшен активлаштыра.
Аның алдына шәһәрдә һәм район авылларында рәсми булмаган рәвештә эшләүчеләрнең санын киметү мәсьәләсе куелган. Хәзерге вакытта яшәү минимумы 6420 сум тәшкил итә. Кешеләр социаль ярдәм алу өчен тапшырган белешмәләрдән күренгәнчә, кайбер оешмалар үз хезмәткәрләренә бу сумманы түләми һәм комиссиядә мондый оешмаларның исемлеге төзелгән.
РФ Пенсия фонды идарәсенең ТР Спас районы бүлегеннән һәм Социаль иминиятләштерү фондыннан кешеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан азрак булган яки бөтенләй түләнмәгән оешмалар турында мәгълүматлар алынды. Бу мәгълүматларның барысы да җентекләп тикшереләчәк, ачыкланган закон бозулар буенча тиешле чаралар кабул ителәчәк.
Гражданнарны рәсми булмаган рәвештә эшкә алу фактлары турында "кайнар линия" телефоны буенча хәбәр итәргә була. Эш бирүче тарафыннан үз хокукларын бозган дип санаучы, хезмәт килешүеннән башка эшләүче, яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы алучы һәр кеше бу проблемаларны хәл итү өчен 3-05-69 телефоны буенча чылтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев