Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юллар тагын да яңара

Үткән атнада шәһәр урамнарындагы ике километрдан артык юлга асфальт җәелде, ярты километрга вак таш түшәлде. Бу эшләрне "Алексеевскдорстрой", җәмгыятенең Спас участогы бригадасы башкарды. Лихачев урамындагы юлга бер километрдан артык асфальт-бетон салынды, нәтиҗәдә юлның киңлеге җиде метрга җитте. Шулай ук Вертынская урамындагы юлга җиде йөз метр асфальт салынды, Мир һәм Октябрь...

Үткән атнада шәһәр урамнарындагы ике километрдан артык юлга асфальт җәелде, ярты километрга вак таш түшәлде.
Бу эшләрне "Алексеевскдорстрой", җәмгыятенең Спас участогы бригадасы башкарды. Лихачев урамындагы юлга бер километрдан артык асфальт-бетон салынды, нәтиҗәдә юлның киңлеге җиде метрга җитте. Шулай ук Вертынская урамындагы юлга җиде йөз метр асфальт салынды, Мир һәм Октябрь урамнары юлы да өлешчә яхшыртылды, юлларның киңлеге алты метрга җитте. Төзекләндерү эшләренә прораб Николай Земсков һәм мастер Илнар Сәмигуллин җитәкчелек итә.
Ә Моисеев, Гоголь һәм Октябрь урамындагы юлларның кайбер өлешенә вак таш җәелде. Моннан тыш, биредә кырык биш метр су үткәрү торбалары салганнар. Бу эшләргә мастер Антон Тюнев җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев