Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары уңыш алынды

Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында көнбагышның һәр гектарыннан 15 центнер уңыш алалар.

Бу культура ел саен мул уңыш биреп, үзенең кулланучысын таба. Быел ул хуҗалыкта 300 гектар били. Аны Зөфәр Гобәйдуллин махсус җиһазландырылган комбайн белән җыя, ә Рәис Сафиуллин белән Әсхәт Әглиуллин кырдан ташыйлар. Наил Габделбәров, Әнвәр Сафин һәм Рафис Ибраһимов ындыр табагында чистартканнан соң, көнбагышны Димитровград шәһәренә май ясау өчен җибәрәләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк - хәтта былтыргы корылыклы елда да көнбагыш сату хуҗалыкка шактый югары табыш китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев