Юбилярга – 95!
Болгарда яшәүче Анна Калмыковага 95 яшь тулды.
Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Анна Ивановнаны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, туганнары котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Күп бала тәрбияләп үстергән хезмәт ветеранына озак еллар намуслы эшләгәне, район һәм республика үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен рәхмәт әйттеләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, якыннары һәм туганнарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев