Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юбилеегыз - 95 яшегез белән!

Тукай авылында гомер кичерүче Маһисәрвәр Сәләхова күптән түгел генә үзенең 95 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Россия Президентының котлавын, шулай ук бүләкләр, чәчәкләрне рәхмәт сүзләре белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар оешмасы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов тапшырды. Маһисәрвәр апа зур тормыш юлы...

Тукай авылында гомер кичерүче Маһисәрвәр Сәләхова күптән түгел генә үзенең 95 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.
Россия Президентының котлавын, шулай ук бүләкләр, чәчәкләрне рәхмәт сүзләре белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар оешмасы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов тапшырды.
Маһисәрвәр апа зур тормыш юлы үткән. Үз җилкәсенә төшкән барлык авырлыкларны сыкранмыйча, сынмыйча кичергән. Бу уңган ветеран гомере буе эшләгән һәм җиде бала табып үстергән. Оныкларын үстергәндә дә зур ярдәм күрсәткән.
Ә хәзер исә Маһисәрвәр Хәким кызы якыннары һәм туганнарының җан җылысын, даими игътибарын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев