Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Яшүсмер хокукларын” беләсезме?

"Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге кадет мәктәбенең җиденче класс укучылары өчен оештырган дәрес шундый исем астында үтте. Чара ноябрь аенда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балалар көненә багышланды. Укучыларны Балалар хокуклары конвенциясенең кайбер маддәләре белән таныштырып үттеләр, ә аннары алар бу тема буенча тренингта катнаштылар. Аларның һәрберсенә балигъ булмаганнар эше...

"Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге кадет мәктәбенең җиденче класс укучылары өчен оештырган дәрес шундый исем астында үтте.
Чара ноябрь аенда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балалар көненә багышланды. Укучыларны Балалар хокуклары конвенциясенең кайбер маддәләре белән таныштырып үттеләр, ә аннары алар бу тема буенча тренингта катнаштылар. Аларның һәрберсенә балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Елена Афонина хокук буенча белешмәлек тапшырды. Боларның барысы да балаларга үз хокукларыннан нигезле файдалана алсыннар һәм үзләренең бурычлары турында да онытмасыннар өчен эшләнә.
Авыр хәлдә калган гаилә ата-аналары өчен социаль-хокукый консультация оештырылды. Социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлеге, полиция һәм башка учреждение хезмәткәрләре социаль гарантия һәм льготалар, балигъ булмаучылар арасында киң таралган хокук бозулар, күчемсез милек һәм җир участоклары сатканда һәм сатып алганда бала хокукларына кагылган сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев