Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь тарихчылар – Спас җире турында

Ямбакты мәктәбендә яшь тарихчыларның "Спас җире һәм аның кешеләре турында" дигән район конкурсы үткәрелде. Сигез мәктәптән унике конкурсант тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, жюри игътибарына үзләренең төрле номинацияләрдә туган якны өйрәнү буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар үз эшләрендә сугыш елларында Ватанны яклаган авылдашлары, төрле гаиләләр, авылларының үткәне һәм бүгенгесе, аларның...

Ямбакты мәктәбендә яшь тарихчыларның "Спас җире һәм аның кешеләре турында" дигән район конкурсы үткәрелде.
Сигез мәктәптән унике конкурсант тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, жюри игътибарына үзләренең төрле номинацияләрдә туган якны өйрәнү буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар үз эшләрендә сугыш елларында Ватанны яклаган авылдашлары, төрле гаиләләр, авылларының үткәне һәм бүгенгесе, аларның табигый, мәдәни һәм тарихи мирасы турында сөйләделәр.
Нәтиҗәдә берече урынга Ким һәм Иж-Борискино мәктәбе укучылары Мария Амосова һәм Кристина Кукушкина лаек дип табылды. Икенче урынны - 1нче урта һәм Иж-Борискино мәктәбеннән Анна Фролова һәм Елизавета Абасева, өченче урынны Алия Гатауллина һәм Ландыш Хәлиуллина (Чәчәкле һәм Көек мәктәпләре) алды. 1нче мәктәпнең унберенче класс укучысы Анжела Андриянова "Практик музей эшчәнлеге" номинациясендә билгеләп үтелде. Аларга мәгариф бүлеге грамоталары тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X