Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь китап яратучылар өчен

Вожи авылында "Укыйбыз да, уйныйбыз да, ял да итәбез - вакытны файдалы үткәрәбез" дигән җәйге китапханәне ачып җибәрделәр. Бу Вожи авылы китапханәсенең муниципаль культура һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллектив проектларына ярдәм итү өчен ТР хөкүмәте грантын оту аркасында мөмкин булды. Откан акчага палаткалар, балалар өчен җәйге җиһазлар, фотоаппарат, күргәзмәләр өчен...

Вожи авылында "Укыйбыз да, уйныйбыз да, ял да итәбез - вакытны файдалы үткәрәбез" дигән җәйге китапханәне ачып җибәрделәр.
Бу Вожи авылы китапханәсенең муниципаль культура һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллектив проектларына ярдәм итү өчен ТР хөкүмәте грантын оту аркасында мөмкин булды. Откан акчага палаткалар, балалар өчен җәйге җиһазлар, фотоаппарат, күргәзмәләр өчен витрина, китаплар, өстәл уеннары сатып алганнар. Авыл китапханәсе зур түгел, шуңа күрә ишек алдында шөгыльләнү балалар өчен кызык та, файдалы да.
Китапханәне ачу тантанасына балаларга кунакка яраткан әкият геройлары килде, алар балаларга табышмаклар әйттеләр, викториналар үткәрделәр, хәрәкәтчән уеннар үткәргәндә ярдәм иттеләр. Бу чара китапханә хезмәткәрләре семинары программасына да кертелде.
Китапханәче Светлана Филимонова кунакларга барысын да күрсәтеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев