Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ял итәләр, дәваланалар

Бу айда райондагы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән егермегә якын бала льготалы шартларда Татарстан һәм Россиянең дәвалау-сәламәтләндерү комплексларында ял итәчәк һәм тиешенчә дәваланачак. Балаларны путевкалар белән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тәэмин иткән. Юл һәм комплексларда яшәү чыгымнарын да министрлык үз өстенә алган. Бу көннәрдә,...

Бу айда райондагы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән егермегә якын бала льготалы шартларда Татарстан һәм Россиянең дәвалау-сәламәтләндерү комплексларында ял итәчәк һәм тиешенчә дәваланачак.
Балаларны путевкалар белән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тәэмин иткән. Юл һәм комплексларда яшәү чыгымнарын да министрлык үз өстенә алган. Бу көннәрдә, мәсәлән, биш бала Казан тирәсендәге экологик яктан чиста булган "Ливадия" санаториендә ял итә. Дүрт бала өч атна буе Кырымдагы Евпатория шәһәренең "Жемчужина" лагерында ял итәчәк. Шушы араларда тагын ун кеше Чистайдагы "Раздолье" санаторий-сәламәтләндерү лагерына китәчәк.
Балалар санаторийлардан яңа уку елына көч туплап кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев