Ял белән уку бергә
Яңалыклар

Ял белән уку бергә

Сентябрь аенда унбиш укучы Чистайдагы "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү лагерында ял итеп һәм сәламәтлекләрен ныгытып кайтачак.

24 көн дәвамында балалар укудан аерылмыйча гына санаторий-курорт дәвалануы үтәчәк. Бу юлы да путевкалар беренче чиратта тормыш хәле авыр булган һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларга биреләчәк. Ата-аналарга тиешле документларны җыеп тапшырырга "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәм итәчәк.

фото http://vk.com/baza_otdyha_razdole


Нет комментариев