Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

яңалыклар

Зур уңышлар теләде Кичә район башлыгы Камил Нугаев район укытучыларын Укытучылар көне белән котлады. Белем бирү учреждениесе вәкилләре һөнәри бәйрәмне билгеләп үтү өчен икенче мәктәпкә җыелдылар. Район башлыгы укытучыларның үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә генә түгел, җәмгыятьтә һәм дәүләттә барган үзгәрешләрдә дә зур роль уйнауларын билгеләп үтте. Ул педагогларга киләчәктә...

Зур уңышлар теләде

Кичә район башлыгы Камил Нугаев район укытучыларын Укытучылар көне белән котлады.

Белем бирү учреждениесе вәкилләре һөнәри бәйрәмне билгеләп үтү өчен икенче мәктәпкә җыелдылар. Район башлыгы укытучыларның үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә генә түгел, җәмгыятьтә һәм дәүләттә барган үзгәрешләрдә дә зур роль уйнауларын билгеләп үтте. Ул педагогларга киләчәктә дә алда торган бурычларын җиренә җиткереп үтәүләрен теләде.

Балалар җәен ничек ял итте?

Бу сорауга җавап бирү һәм тиешле бәя кую өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыручыларның махсус киңәшмәсен җыйдылар. Уртак фикергә караганда, эшкә уңай бәя бирергә мөмкин.

Киңәшмәдә "Болгар, сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, "Аргамак" спорт-туристлык палаткалар лагере, мәктәп яны лагерьлары, профильле сменалар эшенә нәтиҗә ясалды. Балалар анда файдалы һәм кызыклы эшләр белән мәшгуль булдылар: ял иттеләр, төрле чараларда катнаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерделәр.

Тупланган тәҗрибәне гомумиләштерү, эшкә һәр яктан анализ ясау киләсе елда укучыларның ялын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Балалар ялын иң яхшы оештыручыларга бүләкләр тапшырылды.

Проект өчен - ярты миллион

Беренче урта мәктәп коллективы "Лукойл" ААҖ үткәргән социаль һәм мәдәни проектларның икенче республика конкурсында "Туган як" номинациясендә җиңеп чыкты.

Алар тәкъдим иткән "Болгар җилләре" проектын ("Яңарыш" программасы кысаларында эзләнү-тикшерү эшләрен һәм мәдәни-өйрәнү эшен оештыру, аз керемле һәм тыныч булмаган гаилә балалары өчен "XXI гасыр скаутлары" палатка лагерен оештыру, яңа ландшафт композицияләре һәм ял итү зоналарын ясап, мәктәп ишек алдын төзекләндерү) тормышка ашыру өчен 500 мең сум акча бүлеп бирелә.

Алда - финал

Антоновканың "Веснушки" фольклор ансамбле халык иҗатының "Ватан" республика яшьләр фестивале зона этабында икенче урын алды ("Халык йолалары" номинациясе).

Беренче урын беркемгә дә бирелмәде. Ә ансамбльдә катнашучы Мария Чегодаева "Вокал-соло" номинациясендә урта яшьтәге башкаручылар арасында беренче урынны алды. Өлкән төркемдә шул ук номинациядә район Мәдәният йорты исеменнән чыгыш ясаучы Рамилә Сираҗетдинова җиңеп чыкты.

Ансамбль һәм солистларга дипломнар тапшырылды, ә Мария белән Рамилә фестивальнең финалында катнашачак. Аларның чыгышын бәяләгәндә, жюри номерларның этник чисталыгын аерым билгеләп үтте.

Конкурска чакыру алды

Беренче урта мәктәпнең өлкән класс укучысы Азалина Ширванова "Умники и умницы" популяр телевизион конкурста катнашу өчен чакыру алды.

Тәҗрибәле педагог Сергей Пивоваров җитәкчелек иткән "Эрудит" түгәрәгендә хәзерләнеп, читтән торып үткәрелә торган турга язып җибәрелгән тарихи эссе югары бәя алган. Хәзер Азалина конкурста катнашырга хәзерләнә.

Чаңгычыларның җәйге старты

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власовта тәрбияләнүче спортчылар гомуми физик хәзерлек буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар.

Чаңгы-ролли спринтында чыгыш ясау аеруча уңышлы булды: Виктор Ермилин юниорлар арасында чемпион исемен алып, барлык катнашучылар арасында дүртенче урынга чыкты. Артём Главнов та юниорлар арасында дүртенче урынны алды. Алар икесе дә үзләренең яшьтәшләре арасында республика җыелма командасында катнашучы дәрәҗәсен расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев