Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа стадионга сез нинди исем бирер идегез?

Казанда 2013елда Универсиаданы рәсми ачу һәм ябу тантанасы һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк 45 мең урынлы стадионга исем бирү конкурсы игълан ителде. Конкурс ике этапта үткәрелә: - беренче этап - 2013 елның 18 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр теләгән һәр кеше электрон почта pr@tatar-ibform.ru адресына, "конкурска" дигән билге...

Казанда 2013елда Универсиаданы рәсми ачу һәм ябу тантанасы һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк 45 мең урынлы стадионга исем бирү конкурсы игълан ителде.
Конкурс ике этапта үткәрелә:
- беренче этап - 2013 елның 18 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр теләгән һәр кеше электрон почта pr@tatar-ibform.ru адресына, "конкурска" дигән билге белән стадион исеме язылган вариантны җибәрә ала.
- икенче этап 2013 елның 25 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр үткәрелә һәм беренче тур йомгаклары буенча "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында ачык тавыш бирүне үз эченә ала, монда һәр кеше тәкъдим ителгән вариантларның берсе өчен тавыш бирә.
- конкурс нәтиҗәләре конкурс тәмамлануга ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтларында һәм "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгы сайтларында хәбәр ителәчәк, җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
Конкурс Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс