Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа елны ничек штрафларсыз уздырырга

Музыканы каты кычкырту ике мең сумга төшәргә мөмкин.

Яңа ел бәйрәмнәрен уңай хатирәләр белән генә түгел, шактый саллы штрафлар белән дә уздыру мөмкинлеге бар. Моннан тыш, кайбер бозулар өчен җинаять җаваплылыгы да яный. Бу хакта РИА Новости агентлыгына 360 телеканалы эксперты Майя Шевцова аңлатып бирде.

Мәсәлән, сезгә табын янында шау-шулы һәм күңелле булуын күршеләрегез аңламаска, һәм тавыш турында законны бозган өчен полиция чакыртырга мөмкиннәр. Бу очракта бәйрәм итүчеләргә бер меңнән ике мең сумга кадәр штраф түләргә кирәк булачак. Һәр тавышлану очрагы өчен аерым штраф бирү каралган.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә, ярамаган урыннарда фейерверклар җибәрү дә шактый кесәгә сугарга мөмкин – бу очракта бер мең сумнан алып штраф бирелә яки кешене унбиш тәүлеккә ябып куялар.

Ә фейерверк җибәргәндә берәр кешегә зыян килсә, моның өчен җиде елга кадәр срокка иректән мәхрүм ителү яный.

Шуңа күрә бәйрәмнәрегез күңелле үтсен өчен, тирә-юньдәге кешеләрнең иминлеге һәм тынычлыгы турында да уйларга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев