Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Волонтерлык эшенә өйрәнделәр

    Балалар иҗат йортының доброволецлар хәрәкәте үзәгенә йөрүчеләр туристлык волонтерлары ассамблеясы сменасы эшендә катнаштылар. Ул "Волга" яшьләр үзәгендә оештырылды. Шәһәр урта мәктәбе укучылары Светлана Бушева, Александр Ферафонтов, Дарья Зуйкова, Валерия Шишкина, тармак технологияләре студентлары Семен һәм Роман Столяровлар берничә көн буе волонтерлык эшенә өйрәнделәр. Лекцияләр, практик дәресләр, мастер-класслар турбизнес тармагында белемнәрне...

    Балалар иҗат йортының доброволецлар хәрәкәте үзәгенә йөрүчеләр туристлык волонтерлары ассамблеясы сменасы эшендә катнаштылар.
    Ул "Волга" яшьләр үзәгендә оештырылды. Шәһәр урта мәктәбе укучылары Светлана Бушева, Александр Ферафонтов, Дарья Зуйкова, Валерия Шишкина, тармак технологияләре студентлары Семен һәм Роман Столяровлар берничә көн буе волонтерлык эшенә өйрәнделәр. Лекцияләр, практик дәресләр, мастер-класслар турбизнес тармагында белемнәрне арттыруга юнәлдерелде. Укучылар барлык чараларда актив катнаштылар. Аларга сертификатлар һәм футболкалар бүләк иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: