Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ветеранны котладылар

    Шушы көннәрдә шәһәрдә яшәүче Анастасия Федонинаны туксан яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярны тәбрик итәргә район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, элекке медицина хезмәткәрләре (Анастасия Ивановна озак еллар хастаханәдә эшләгән) килгән иде. Ул тормышның ачысын-төчесен күп татыган, аеруча Бөек Ватан сугышы елларында күп кыенлыклар кичергән....

    Шушы көннәрдә шәһәрдә яшәүче Анастасия Федонинаны туксан яшьлек юбилее белән котладылар.
    Юбилярны тәбрик итәргә район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, элекке медицина хезмәткәрләре (Анастасия Ивановна озак еллар хастаханәдә эшләгән) килгән иде.
    Ул тормышның ачысын-төчесен күп татыган, аеруча Бөек Ватан сугышы елларында күп кыенлыклар кичергән. Кунаклар Анастасия Ивановнаны гомер бәйрәме белән җылы котлап, исәнлек, тыныч картлык теләделәр. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: