Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Уылдык-“2015” операциясе кысаларында бозулар ачыкланды

"Уылдык-2015" операциясе барышында "Спас" дәүләт заказнигы хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуның җитмеш алты очрагын ачыклаган. Илле алты очракта балык тоту кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән: инспекторлар елгада балык тоту ятьмәләрен табып судан алган һәм юк иткән. Унбиш кеше заказник территориясенә керү һәм техника кую законын бозган, бер кеше балыклар уылдык чәчкән...

"Уылдык-2015" операциясе барышында "Спас" дәүләт заказнигы хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуның җитмеш алты очрагын ачыклаган.

Илле алты очракта балык тоту кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән: инспекторлар елгада балык тоту ятьмәләрен табып судан алган һәм юк иткән.
Унбиш кеше заказник территориясенә керү һәм техника кую законын бозган, бер кеше балыклар уылдык чәчкән вакытта моторлы көймә белән елга акваториясенә кергән. ТРның административ хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның 8.39нчы маддәсе нигезендә аларга өч мең сум күләмендә штраф салынды.
Браконьерлык очраклары да юк түгел: дүрт очракта кешеләр тотылган балыкны көймәләрдән бушатканда тоткарланган. Әлеге гамәлләре белән тәртип бозучылар табигатькә утыз мең сум зыян китергән. Аларга зыянны ирекле рәвештә кире кайтару турында дәгъва белдерелде. Моннан тыш, әле суд залында да җавап бирергә туры киләчәк.
Фото: http://news.vitebsk.cc/2011/10/01/brakoneryi-idut-na-posadku-2/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X