Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урак темплары көчәя

Район хуҗалыкларында тулы көчкә көзге бодай һәм арыш суктыралар, кайбер хуҗалыкларда арпа суктыруга керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, кичәге көнгә амбарларга 7470 тонна бөртек кайтарылган, гектардан уртача 17,7 центнер уңыш чыга. Игеннәр 4230 гектарда җыеп суктырылган, бу барлык мәйданның 10 проценттан артыгын тәшкил итә. Комбайннар 4700 тонна арыш, 2000 тонна көзге бодай, 370 тонна арпа һәм 320 тонна борчак суктырган. "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятендә һәр гектардан - 24, Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгында - 25, Александр Планинда 20,4 центнер уңыш чыга.
Эре хуҗалыкларның берсе саналган "Болгар Арыш" җәмгыятендә инде 2000 гектардан ашлык суктырылган. Биредәге басуларда 20 комбайн эшли, шуларның 4се - чит ил машиналары: ике "Мега" һәм ике "Тукано". "Востокзернопродукт" "Болгар" җәмгыяте басуларында исә биш "Мега" һәм ике "Лексион" эшли. Югары җитештерүчәнлеккә ия булган әлеге машиналар тәүлегенә 150 тоннадан артык ашлык суктыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урак темплары