Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ун ай эчендә Спас районында 72 бала туган

Бу хакта Спас районы ЗАГСы хәбәр итә.

Спас районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзл Низамова хәбәр итүенчә, 2021 елның ун ае эчендә районда 65 пар никахлашкан. Узган елның шушы ук чорында район буенча 69 никах теркәлгән булган.

Ни кызганыч, районда аерылышулар саны бермә-бер арткан. Узган ел 28 пар аерылышкан булса, быел аларның саны 45кә җиткән.

Гыйнвардан алып октябрь аена кадәр районда 72 нәни туган. Аларның 36сы – ир, 36сы кыз бала.

2021 елның ун ае эчендә 328 кеше вафат булган. Узган елның шушы чоры эчендә исә 275 үлем теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев