Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучылар җиңү яулады

Никольск урта мәктәбе командасы "Космос-star, стартка!" беренче ачык республика интеллектуаль уенында җиңеп чыкты. Аның составына 8 - 11 класс укучылары Егор Абалымов, Дарья Егорова, Анна Колесова, Светлана Владимирова, Надежда Ляплина һәм Игорь Синицин керде. Читтән торып үткәрелгән турны уңышлы үтеп чыкканнан соң, аларны Зәй балалар иҗат йортында үткәрелгән турга чакырдылар....

Никольск урта мәктәбе командасы "Космос-star, стартка!" беренче ачык республика интеллектуаль уенында җиңеп чыкты.
Аның составына 8 - 11 класс укучылары Егор Абалымов, Дарья Егорова, Анна Колесова, Светлана Владимирова, Надежда Ляплина һәм Игорь Синицин керде. Читтән торып үткәрелгән турны уңышлы үтеп чыкканнан соң, аларны Зәй балалар иҗат йортында үткәрелгән турга чакырдылар. Йомгакалау турының өч этабында алар визит карточкасын күрсәттеләр, интеллектуаль уенда катнаштылар һәм космос белән астрономиягә бәйле макетны якладылар. Көндәшләре Түбән Кама, Яр Чаллы, Нурлат мәктәпләреннән көчле командалар булса да, укучылар югалып калмадылар.
Җиңүчеләргә диплом, кубок һәм торт, моннан тыш һәр катнашучыга махсус сертификат тапшырылды.
Конкурс Космонавтика елы уңаеннан оештырылды. Никольск командасының уңышында команда җитәкчесе Валентина Авдонина, мәктәпнең башка укытучыларының да өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев