Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Укучылар да, укытучылар да сынатмады

    Иж-Борискино мәктәбе укытучылары һәм 2нче урта мәктәп укучылары "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновация идеясы" Х республика конкурсында призер исеме алдылар. Укытучылар Лада Сусарина һәм Зинаида Мокшина "Мәгарифтә инновацияләр" номинациясендә өченче урынга чыктылар, ә укытучы Дмитрий Никиташин җитәкчелегендәге укучылар Алексей Кузнецов, Даниил Исланов һәм Максим Ганин "Перспектива" номинациясендә үзләрен...

    Иж-Борискино мәктәбе укытучылары һәм 2нче урта мәктәп укучылары "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновация идеясы" Х республика конкурсында призер исеме алдылар.
    Укытучылар Лада Сусарина һәм Зинаида Мокшина "Мәгарифтә инновацияләр" номинациясендә өченче урынга чыктылар, ә укытучы Дмитрий Никиташин җитәкчелегендәге укучылар Алексей Кузнецов, Даниил Исланов һәм Максим Ганин "Перспектива" номинациясендә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Фәннәр академиясе һәм "ТР инвестиция-венчур фонды" фәнни җәмгыяте тарафыннан үткәрелә торган бу конкурста безнең районнан 1нче урта мәктәп һәм Кузнечиха мәктәбе вәкилләре дә катнашты.
    Ангелина җиңеп чыкты
    2нче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Ангелина Сәетова "Ел доброволецы" конкурсында җиңүче дипломына ия булды.
    Конкурсны республиканың Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы ярдәме белән "ТР доброволецлар үстерү үзәге" региональ яшьләр иҗатимагый оешмасы уздыра. Ул Татарстанда доброволецлар хәрәкәтен үтерү һәм ярдәм итү максатыннан ел саен дүрт номинация буенча уздырыла. Ангелина аның "Ел доброволецы-2014" төп номинациясендә җиңүче булды.
    Йөзенче гаилә
    Узган шимбәдә ЗАГС бүлегендә быел йөзенче булып никахлашкан пар теркәлде.
    Бу көн Болгар шәһәреннән Алсу Фәсхетдинова һәм Буадан Ранис Садыйков өчен аеруча истәлекле булды. Яшьләрнең икесе дә Казанның ЮХИДИ идарәсендә эшлиләр. Бүгенге көндә Болгарның тарихи урыннары һәм ядкарьләре туристларны гына түгел, гаилә корырга теләгән яшьләрне дә җәлеп итә.
    Призер булдылар
    "Регата" балалар (яшьләр) техник иҗат станциясе укучылары робототехника буенча республика ярышларында ике икенче урынны алдылар.
    Алабугада команда ярышлары кече яшьтәгеләр һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үтте. Кече төркемдә чыгыш ясаучы Никита Логинов һәм Степан Бойсков "Атлаучы сумо роботлары" номинациясендә, ә Тимур Әхмәтҗанов белән Виктор Фролов - "Баскыч" номинациясендә призер булдылар. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
    Иң яхшы дип табылды
    Бөтенроссия фән фестивале кысаларында үткәрелгән "Фән дөньясы балалар күзлегеннән" дигән балалар рәсеме конкурсында Никольск мәктәбе укучысы Татьяна Авдонина беренче урынны алды.
    Ул "Спорт - фән ул" дигән номинациядә билгеләп үтелде (7 яшьтән алып 9 яшькәчә балалар арасында). Әлеге конкурска Таня почта аша үзенең "Гимнасткалар: гүзәллек һәм нәфислек" дип исемләнгән, нәфис гимнастика секциясенә йөрүче дус кызларын сурәтләгән рәсемен җибәргән.
    Татьянаны М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында үткән бүләкләү тантанасына чакырганнар. Анда бара алмаганга күрә, диплом һәм бүләкләрне аңа почта аша җибәргәннәр.
    Сорауларга белгечләр җавап бирә
    11 декабрьдә халык өчен "кайнар линия" телефоны эшли.
    Чараның максаты - хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү. ТРда кеше хокуклары буенча Уполномоченный, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнарга тиешле мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтергә ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоннары - 8(843)236-40-17, 8 (843) 236-40-98, 8 (843) 236-40-62. Консультация вакыты - сәгать10нан 17 сәгатькә кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: