Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тынычлык һәм иминлек теләделәр

    Корбан бәйрәме – Мәккәгә хаҗ тәмамлануына багышланган зур бәйрәм. Бөтен дөньядагы мөселманнар өчен иң зур, ихтирам ителгән бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

    Бу уңайдан Болгарның Ак мәчетендә укылган иртәнге намазга халык күп җыелды. Али хәзрәт Таҗиев вәгазь, Коръән сүрәләрен укыды, тамырлары гасырларга барып тоташкан бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
    Мөселманнарны шушы зур бәйрәм белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков котлады.
    – Татарстан Республикасы Президенты һәм үземнең исемнән барыгызны да Корбан бәйрәме белән котлап, бәхет, иминлек, тынычлык телим, – диде ул. – Бүгенге намазга төрле милләт кешеләре җыелган, ә бу исә барыбызны да бер дин, охшаш карашлар берләштерә, дигән сүз. Алга таба да бердәм, тату гаилә булып яшәргә насыйп булсын. Ә тату гаиләдә бәхәс-низагларга урын булмый. 
    Намазга җыелган халыкны бәйрәм белән шулай ук район башлыгы Камил Нугаев, Болгар Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов да котлап, аларның гаиләләренә, якыннарына һәм туганнарына сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, уңышлар теләделәр.
    Шушы бәйрәм иртәсендә барлык мөселманнар бер җан, бер тән булып, җирдә иминлек булсын, барлык милләт һәм дин вәкилләре уртак җиребездә дус һәм бердәм яшәсен, дигән теләкләр теләп, намаз укыдылар.
    Бәйрәм намазлары шулай ук Спас районының башка мәчетләрендә дә узды.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: