Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тыюлыкка быел туристлар күбрәк килә

Агымдагы елның башыннан Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына 38 мең кеше килгән, бу былтыргы күрсәткечтән 14 меңгә артыграк. Туристларның артуы беренче чиратта тыюлык территориясендә күпләрнең игътибарын җәлеп иткән яңа объектлар - Истәлек билгесе, Икмәк музее, Ак мәчетнең төзелүе белән дә бәйле. Туристлар Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан киләләр, тыюлык хезмәткәрләре быел Мәскәүдән...

Агымдагы елның башыннан Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына 38 мең кеше килгән, бу былтыргы күрсәткечтән 14 меңгә артыграк.
Туристларның артуы беренче чиратта тыюлык территориясендә күпләрнең игътибарын җәлеп иткән яңа объектлар - Истәлек билгесе, Икмәк музее, Ак мәчетнең төзелүе белән дә бәйле.
Туристлар Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан киләләр, тыюлык хезмәткәрләре быел Мәскәүдән килгән берничә теплоходны да каршылады. Көненә йөзгә якын кеше Казаннан "Метеор" белән килә. Безнең Болгар чит ил туристларында да кызыксыну уята.
Быел корпоратив сәяхәтләр саны бермә-бер артты, кунаклар арасында балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр дә бар. Мәсәлән, күптән түгел монда "Мирасыбызны саклыйбыз" Бөтенроссия инклюзив профильле сменада ял итүчеләр булды.
Экскурсия программасына кертелгән археология казу эшләре дә туристларның игътибарын җәлеп итә. Безнең яклар турында истәлеккә кунаклар төрле сувенирлар сатып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев