Реклама
Киров өлкәсенән берничә туристлык фирмасы вәкилләре күптән түгел Болгар музей-тыюлыгында булып киттеләр. Аларның төп максаты - борынгы шәһәр ядкарьләре һәм җирле инфраструктура белән танышу. Бу яңа туристлык маршрутларны эшләгәндә кирәк булачак. Якын киләчәктә турфирмалар безнең якларга Киров өлкәсеннән дә туристларны алып килер дигән өмет бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз