Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Туган як турында

    Республиканың "Путешествие к истокам" конкурсында Болгардагы 2нче, Иж-Борискино һәм Өчкүл урта мәктәбе укучылары дипломант булдылар. Җиденче класс укучылары Диана Липатова, Эльвина Шакирова һәм Анастасия Аверьянова "Иң яхшы туризм маршруты" номинациясендә җиңделәр. Елизавета Абасева жюрины үз авылына багышланган материал белән таныштырды. Валентин Филиппов рус һәм инглиз телләрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы буенча...

    Республиканың "Путешествие к истокам" конкурсында Болгардагы 2нче, Иж-Борискино һәм Өчкүл урта мәктәбе укучылары дипломант булдылар.
    Җиденче класс укучылары Диана Липатова, Эльвина Шакирова һәм Анастасия Аверьянова "Иң яхшы туризм маршруты" номинациясендә җиңделәр. Елизавета Абасева жюрины үз авылына багышланган материал белән таныштырды. Валентин Филиппов рус һәм инглиз телләрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия үткәрде. Башлангыч класс укучылары Мария Сидорова белән Мария Букарцева районның истәлекле урыннарын чагылдырган альбом төзегәннәр. Аларга бүләккә "ТРның истәлекле урыннарына сәяхәт" буклеты тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: