Яңалыклар
ТР Президенты борынгы Болгарда булды
Бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.
Аны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Делегация төзелә торган объектларның берсе - Болгар цивилизациясе...
Бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.
Аны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Делегация төзелә торган объектларның берсе - Болгар цивилизациясе музее булачак Елга вокзалында эшнең барышы, күптән түгел генә табылган шәһәр мунчасындагы казу эшләре белән таныштылар, Идел Болгарларының Ислам динен кабул итүе хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе бинасын, борынгы архитектура һәйкәлләрен карадылар. Визит Ак мәчеткә бару белән тәмамланды. Белгечләр белән очрашулар барышында борынгы Болгарның киләчәк үсешенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев