Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды

Спас районы башлыгы белән берлектә "Кара Пулат" спектакле турында фикер алыштылар.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды

Алар Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» Республика фонды җитәкчелеге белән бергә музей-тыюлык территориясен карадылар, ә аннан соң Болгардагы "Кара Пулат" операсын куюны оештыру турында фикер алыштылар.

Спектакль беренче тапкыр 2015 елның кышында Тинчурин театрында күрсәтелде.

Опера-легенда сюжеты буенча, Сәмәрканд әмире Тимернең сугышчылары Бөек Болгарны яулап алган вакытта 12 гүзәл кызны алып китә, шуларның берсе – Болгар ханының кызы.

Сугышчылар аны Тимернең үзенә китереп бирергә тиеш, әмма әсирләрнең кайсысы хан кызы икәнен берничек тә белә алмый.

Реклама

Алар кызларны төрлечә сынап карыйлар, әмма хан кызының тугры дус кызлары аны бирмиләр һәм Тимер гаскәриләрен төрлечә алдыйлар.

Әмма кемдер хан кызының утта янмаганлыгы турында хәбәр китерә.

Сәмәрканд әмире барлык кызларны да таш пулатка ябып, аңа  ут төртергә боерык бирә.

Пулатны ут ялмап ала. Янгыннан соң ишек ачыла һәм исән-имин хан кызы килеп чыга.

Болгарда спектакльне күрсәтәләрме-юкмы икәне әлегә билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X