Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Тормыш ямьле!”

Иминлек айлыгы кысаларында 1нче мәктәптә шактый чаралар оештырылды. Бу көнне полиция, МЧС, гражданнар оборонасыннан махсус чакырылган кунаклар класс сәгатьләрендә катнаштылар. Кунаклар укучыларга теге яки бу катлаулы хәлдә үзеңне ничек тотарга, аларны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Аннары мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Аның барлык этапларын башкарып чыкканнан соң, мәктәп...

Иминлек айлыгы кысаларында 1нче мәктәптә шактый чаралар оештырылды.
Бу көнне полиция, МЧС, гражданнар оборонасыннан махсус чакырылган кунаклар класс сәгатьләрендә катнаштылар. Кунаклар укучыларга теге яки бу катлаулы хәлдә үзеңне ничек тотарга, аларны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Аннары мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Аның барлык этапларын башкарып чыкканнан соң, мәктәп ишек алдында линейка булды һәм икенче көнгә чаралар планы игълан ителде.
Мәсәлән, башлангыч класслар спорт чараларын мәктәп стадионында үткәрде, ә башкалар тарихи урынга - Рабига күле буена, мәктәп мәйданчыгына һәм башка урыннарга җыелды. Өлкән класс укучылары урманнарны чистарту максатыннан оештырылган бер көнлек походка киттеләр. Аннары һәр класс бу көннең ничек үтүе турында отчёт бирде. Ул һәркем өчен бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев