Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Тәмәкегә суд”

    "Тәмәкене конфетка алыштырабыз!" өндәмәсе астында "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шундый акция үткәрделәр. Алар шәһәрнең үзәк урамнарына чыгып, тәмәке тартучыларга тәмәкедән баш тартып, аны тәм-томга алыштырырга тәкъдим иттеләр. Кешеләрнең кайберләре бу тәкъдимне - уңай, ә кайберәүләр күмпедер мәзәк буларак кабул итте. Чара Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланды...

    "Тәмәкене конфетка алыштырабыз!" өндәмәсе астында "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шундый акция үткәрделәр.
    Алар шәһәрнең үзәк урамнарына чыгып, тәмәке тартучыларга тәмәкедән баш тартып, аны тәм-томга алыштырырга тәкъдим иттеләр.
    Кешеләрнең кайберләре бу тәкъдимне - уңай, ә кайберәүләр күмпедер мәзәк буларак кабул итте.
    Чара Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланды һәм Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде. Мондый акцияләр юкка гына үткәрелми. Соңгы арада тәмәке тартучыларның хокуклары нык чикләнсә дә, аларның саны кимеми, ә киресенчә арта бара. Бу зыянлы гадәткә тартылучылар арасында кызлар саны арта.
    Теги: акция
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: