Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәмәке тартучыларга җәза бирелде

Полиция участковыйлары һәм медицина хезмәткәрләре район хастаханәсе территориясендә "Антитабак" акциясе уздырдылар. Чара 2014 елның 1 июнендә "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында" Федераль законындагы үзгәрешләрнең үз көченә керүгә бәйле. Аның нигезендә җәмәгать урыннарында, шул исәптән хастаханә янындагы паркта да тәмәке тарту тыела. Акция барышында шәһәрдә...

Полиция участковыйлары һәм медицина хезмәткәрләре район хастаханәсе территориясендә "Антитабак" акциясе уздырдылар.
Чара 2014 елның 1 июнендә "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында" Федераль законындагы үзгәрешләрнең үз көченә керүгә бәйле. Аның нигезендә җәмәгать урыннарында, шул исәптән хастаханә янындагы паркта да тәмәке тарту тыела.
Акция барышында шәһәрдә яшәүче өч кеше административ җаваплылыкка тартылды. РФ Административ хокук бозулар кодексының "Кайбер урыннарда тәмәке тартуны тыю таләбен бозу" 6.24 маддәсе нигезендә хокук бозучыларга биш йөз сумнан алып мең ярым сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Агымдагы ел башыннан мондый бозулар өчен барлыгы тугыз кешегә җәза бирелгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X