Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түләүсез юридик ярдәм

27 июньдә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә. Ул "Россия юристлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде. Түләүсез юридик ярдәм РФ Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, партиянең район (шәһәр) бүлекләре кабул итү бүлмәләрендә, ТР Җәмәгать палатасында һәм башка урыннарда күрсәтелә. Пунктлар...

27 июньдә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.
Ул "Россия юристлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде. Түләүсез юридик ярдәм РФ Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, партиянең район (шәһәр) бүлекләре кабул итү бүлмәләрендә, ТР Җәмәгать палатасында һәм башка урыннарда күрсәтелә. Пунктлар эш көне дәвамында 8дән 16 сәгатькә кадәр эшли (Казанда - 9дан 17 сәгатькә кадәр). Консультацияләрне ТР Юстиция, прокуратура һәм Конституция суды аппараты министрлыгы, ТР буенча РФ Минюст Идарәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлар ассоциациясе әгъзалары үткәрә.
Бу турыда тулы мәгълүматны ТР Юстиция министрлыгы сайтының "Россия юристлары ассоциациясе" бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm адресы буенча табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев