Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тиздән район энциклопедиясе басылып чыга

Сәламәтлек саклау тармагы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов җитәкчелегендәге эш төркеме тарафыннан өч ел дәвамында язылган район энциклопедиясе бастыру өчен нәшриятка тапшырылды. Китап Самара шәһәренең "Принт-Сервис" җәмгыятендә басылып чыгачак һәм бер айдан китапның мең данәсе әзер булачак. Беренче чиратта, безнең район тарихы, анда яшәгән, район үсешенә сизелерлек өлеш...

Сәламәтлек саклау тармагы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов җитәкчелегендәге эш төркеме тарафыннан өч ел дәвамында язылган район энциклопедиясе бастыру өчен нәшриятка тапшырылды.
Китап Самара шәһәренең "Принт-Сервис" җәмгыятендә басылып чыгачак һәм бер айдан китапның мең данәсе әзер булачак. Беренче чиратта, безнең район тарихы, анда яшәгән, район үсешенә сизелерлек өлеш керткән лаеклы кешеләр турында бәяләп бетергесез мәгълүматлар туплаган энциклопедия аның бәясен алдан түләп куючыларга, шулай ук иганәчеләр һәм китапны чыгару буенча актив эшләүчеләр кулына эләгәчәк. Барлыгы китапка 1700дән артык мәгълүмат кертелгән.
Һичшиксез, энциклопедия безнең район халкында гына түгел, аның тарихы белән бәйле булган һәр кешедә кызыксыну уятыр дип ышанасы килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X