Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Терлекчелекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде

Күптән түгел терлекчелек тармагының үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә агымдагы елның ун ае эчендә районның терлекчелек хуҗалыклары башкарган эшкә нәтиҗә ясалып, кышка бурычлар билгеләнде. Сәбәпсез мөгезле эре терлекләр санын, ит һәм сөт җитештерү күләмен күпкә киметкән...

Күптән түгел терлекчелек тармагының үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды.
Анда район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә агымдагы елның ун ае эчендә районның терлекчелек хуҗалыклары башкарган эшкә нәтиҗә ясалып, кышка бурычлар билгеләнде.
Сәбәпсез мөгезле эре терлекләр санын, ит һәм сөт җитештерү күләмен күпкә киметкән җитәкчеләр кискен тәнкыйтьләнде. Район башлыгы Камил Нугаев якындагы ике ел эчендә мөгезле эре терлекләр санын элеккеге дәрәҗәгә җиткерергә кирәклеген аерым билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары белән хезмәттәшлек итәргә кирәклегенә басым ясады.
Белгечләр алдында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге җитәкчесе Николай Якушкин республика терлекчелек тармагында эшләрнең торышы турында сөйләде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X