Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Теркәүчеләр адреслар исемлеген ачыклый

​​​​​​​2020 елның октябрендә чираттагы Бөтенроссия халык исәбен алу үткәрелергә тиеш. Моның өчен җаваплы итеп Росстат билгеләнгән. Татарстан Республикасында инде йорт адресларының исемлеген барлауга керештеләр. Бу колачлы чараның бурычлары нидән гыйбарәт?

Валентина СЕЙЧАСОВА,

Әлмәттәге (Болгар шәһәре) Дәүләт статистика бүлеге белгеч-

эксперты.

 

Бөтенроссия халык санын алуның төп максаты – илдә яши торган халыкның демографик һәм социаль-икътисадый хәленә комплекслы бәя бирә алырлык дөрес мәгълүмат туплау. Сан алу нәтиҗәләре милли проектлар һәм дәүләтнең социаль, шул исәптән илнең демографик үсеш программаларын эшләгәндә кулланылачак. Моннан тыш, сан алу нәтиҗәләре халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга, социаль һәм икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләрен демографик факторларны исәпкә алып билгеләргә ярдәм итәчәк.

Сан алуга әзерлек планы нигезендә, 2019 елның август-сентябрь айларында махсус билгеләнгән теркәүчеләр йортларның адресларын төгәл ачыклау максаты белән республика шәһәрләре һәм авыллары территорияләрен йөреп чыгачак. Теркәүчеләр бары тик территорияләрне генә йөреп чыга, йортлар һәм фатирларга керми. Алар адрес хуҗалыгын (урам исемнәрен, йорт номерларын) тикшерә. Бу кешеләргә Росстат таныклыгы бирелә, аларны паспорт белән бергә күрсәтергә туры киләчәк.

Татарстан Республикасында 1000гә якын теркәү участогы булдырылды. Димәк, бер теркәүчегә 30 көн эчендә 600 йортны йөреп чыгарга кирәк булачак. Безнең районда шундый 12 участок бар: 8е – авылларда, 4е – шәһәрдә.

Шәһәрдә һәм авылларда йортларның адреслы исемлеген тикшереп чыгу һәм сан алуны уздыруның планын төзү – болар әзерлек эшләре. Йортларның адреслы исемлеге шәһәрдә һәм авылларда тулысынча тикшереләчәк һәм мәгълүматлар базасына кертеләчәк. Исемлекләрне барлау барышында алынган мәгълүматлар сан алуны уздыруның оештыру планын төзегәндә кирәк.

Агымдагы елның июлендә Татарстанда районнардагы һәм шәһәрләрдәге дәүләт статистика органнары белгечләрен йортларның адреслы исемлеген барлауга өйрәтү һәм Бөтенроссия халык санын алуны уздыруның планын төзү мәсьәләләре буенча укулар уздырылды. Семинарда методика, инструкцияләр, эш этаплары, теркәүчеләр алдында торган бурычлар каралды, биредә муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында оештыру планнарын дөрес итеп төзергә өйрәттеләр, халык санын алу белән бәйле булган башка мәсьәләләр дә тикшерелде. Август башларында теркәүчеләр өчен урыннарда, шул исәптән, безнең районда да, семинар оештырылды. Анда шулай ук Бөтенроссия халык санын алуны оештыру һәм нәтиҗәле итеп уздыру турында сөйләштеләр, конкрет чаралар билгеләнде.

Фото: http://www.osinniki.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев