Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Теремок” нәниләре сынатмый

«Теремок» балалар бакчасына йөрүчеләр балалар рәсемнәре сәнгатенең Бөтенроссия конкурсларында катнашып, еш кына җиңеп чыгалар яки призлы урыннарны яулыйлар. "Патшалар" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсында катнашып, Зарина Вәлиева, Диана Высокинская һәм Алена Зайцеваның пластилинография техникасында эшләнгән "Гүзәл патша кызы" дигән уртак эше һәм Михаил Поливаевның витраж техникасында иҗат ителгән эше "Кулдан ясалган...

«Теремок» балалар бакчасына йөрүчеләр балалар рәсемнәре сәнгатенең Бөтенроссия конкурсларында катнашып, еш кына җиңеп чыгалар яки призлы урыннарны яулыйлар.
"Патшалар" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсында катнашып, Зарина Вәлиева, Диана Высокинская һәм Алена Зайцеваның пластилинография техникасында эшләнгән "Гүзәл патша кызы" дигән уртак эше һәм Михаил Поливаевның витраж техникасында иҗат ителгән эше "Кулдан ясалган әйберләр" номинациясендә беренче урынны алды. Шул ук конкурсның "Рәсем" номинациясендә Зарина Вәлиева Татарстан Республикасы буенча - беренче, ә Әмирә Әхмәтвәлиева өченче урынны алган. Район конкурсында Азалия Сафина һәм Арина Ананьева җиңеп чыкканнар.
Ирина Берендеева, Арина Ананьева "Чик сакчысы көне" Бөтенроссия рәсемнәр конкурсында дипломант булганнар, ә Ирина - Татарстан Республикасы, Арина - район буенча беренче урынга лаек була.
Максим Железнов, Полина Миронова һәм Анастасия Кириллина квилинг техникасында иҗат ителгән эше өчен "Сергей Михалков" Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсында Идел буе федераль округы буенча өченче урынны яулаганнар.
Балаларның уңышында аларның остазлары Анна Панкратова, Лариса Мартынова, Людмила Вазюкова, Анастасия Гусеваның өлеше зур. Хәзерге вакытта "Теремок"- балаларның иҗади конкурсларда катнашуы өчен ирекле сертификация системасы буенча Россия балалар бакчалары рейтингында көмеш дәрәҗәгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев