Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Телләрне саклау һәм үстерү максатында

Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре делегациясе ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия форумы эшендә катнашты, биредә туган телләрне үстерү һәм саклау мәсьәләләре тикшерелде. Форум Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында булды. Форумда катнашкан 500дән артык укытучы түгәрәк өстәл һәм мастер-классларда коллегалары алдында туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бер төркем укытучыларга бүләкләр...

Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре делегациясе ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия форумы эшендә катнашты, биредә туган телләрне үстерү һәм саклау мәсьәләләре тикшерелде. Форум Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында булды.
Форумда катнашкан 500дән артык укытучы түгәрәк өстәл һәм мастер-классларда коллегалары алдында туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Бер төркем укытучыларга бүләкләр тапшырылды. Ямбакты мәктәбе директоры Ринат Галәветдинов, 2нче шәһәр урта мәктәбенең татар теле укытучысы Лилия Гәрәева үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев