Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгында бүгенге көндә туфрак эшкәртү агрегатлары һәм башка техника әзерлек сызыгына куелган.
Механизаторлар Артём һәм Сергей Кудряшовлар, Андрей Евланов, Александр Бухлов ике СЗ-3,6 чәчкечен тулысынча ремонтлаганнар, шулай ук өч тырмалау агрегатын, КПС-4 һәм КПЕ-3,8 культиваторларын тәртипкә китергәннәр.
Ике "Дон" комбайны, КПС-5 печән җыйгыч комбайн һәм пресс-җыйгыч...
Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгында бүгенге көндә туфрак эшкәртү агрегатлары һәм башка техника әзерлек сызыгына куелган.
Механизаторлар Артём һәм Сергей Кудряшовлар, Андрей Евланов, Александр Бухлов ике СЗ-3,6 чәчкечен тулысынча ремонтлаганнар, шулай ук өч тырмалау агрегатын, КПС-4 һәм КПЕ-3,8 культиваторларын тәртипкә китергәннәр.
Ике "Дон" комбайны, КПС-5 печән җыйгыч комбайн һәм пресс-җыйгыч та кышкы саклауга бөтен таләпләргә туры китереп куелган. Техника махсус мәйданчыкка урнаштырылган, чәчкечләр ябык бинага урнаштырылган. Ә ДТ-75 һәм ХТЗ тракторларына вак-төяк ремонт эшләрен механизаторлар яз көне, запас частьләр кайткач башкарачаклар.
Нет комментариев