Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда 6,5 мең авыл хатын-кызы бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды

Авыл хатын-кызларына пособие 2018 елдан бирле түләнә.

Авылларда яшәүче 6,5 мең хатын-кыз бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды. Бу хакта ТР социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.

Авыл хатын-кызларына балалар туу өчен өстәмә 2018 елдан бирелә. 25 яшькә кадәрге беренче бала өчен 50 мең сум акча алалар. 29 яшь тулганчы өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан әиләргә дәүләттән 100 мең сум акча бирә.

Спикер билгеләп үткәнчә, 2020 елдан республикада биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие түләнә башланды.

"Быел бюджет чыгымнары 223 млн сум тәшкил итте», – дип билгеләп үтте ул.

Бутаева сүзләренчә, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә балалар бакчасы өчен компенсация 100% ка кадәр арттырылган.

"Татарстан бюджетыннан бу максатларга 45 млн сум акча бүлеп бирелде", – дип тәмамлады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев