Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Татарстан-24» каналының яңа проектында Болгарның истәлекле урыннарын күрсәтәчәкләр

«По просторам Татарстана» проектының беренче чыгарылышы 6 декабрьдә күрсәтелде.

6 декабрьдә «Татарстан-24» телевизион каналында «По просторам Татарстана» реалити форматындагы яңа проект башланып китте. Яңа тапшыру тамашачыларны Идел һәм Кама буенда урнашкан истәлекле урыннар белән таныштыра.

Проектны алып баручы Лилия Шиһаби һәм Григорий Корнилов тапшыруны төшерү чорында йөзләгән километр юл үткәннәр. Алар Идел һәм Кама буенда урнашкан Казан, Чистай, Тәтеш, Биләр, Болгар һәм Татарстанның башка истәлекле урыннарында булганнар.

Үз тапшыруларында алар тамашачыны тарихи һәм мәдәни объектлар белән таныштырып кына калмыйча, Татарстанда кайчан да булса яшәгән күренекле кешеләр тормышыннан аз кешегә билгеле фактлар белән дә таныштырачак. Алып баручы һәм төп геройларыннан тыш, проектта күренекле экспертлар, тарихчылар, җирле халык та катнашкан.

Бөек Болгарның истәлекле урыннары турында тапшыру ун тапшырудан торган циклның ахырында күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев