Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Татар милли бизәкләре турында

    Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре икенче урта мәктәпнең кече класс укучылары өчен “Идел Болгары сәнгате. Нәкыш тарихы” темасына дәрес уздырдылар.

    Дәресне алып баручылар укучыларга Идел Болгарының монголларга кадәр чорында, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында нинди бизәкләр кулланылуы турында сөйләделәр.
    Укучылар орнамент төшерү осталыгы турында видеоязма һәм презентацияне кызыксынып карадылар, сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дәрес ахырында аларга өй эше – татар орнаменты үрнәкләрен ясап килергә куштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: